Решаем вместе
Не убран мусор, яма на дороге, не горит фонарь? Столкнулись с проблемой — сообщите о ней!

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Кызыл Чапчак авыл җирлеге дә бу бәйрәмнән читтә калмады.  4 октябрь көнне “Сезгә кадер-хөрмәт өлкәннәр “ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.  Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Ильдарханов Бәгъдәнур Вәдүт улы башлап җибәрде. Кичәгә шагыйрә Динә Камалетдинованы чакырдык. Аның белән очрашу күңелле, матур эчтәлекле үтте.Кичәдә катнашучылар һәм Динә апа башкаруында шигырьләре яңгырады. Язучы сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Динә апа быел гына бастырылган “Узып барышлый” исемле яңа китабын бүләк итте.

Бәйрәмебез кунакларына иң изге теләкләр теләнде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.